1 марттан йөртүчеләргә медицина тикшерүенең яңа тәртибе кертелә
ҖӘМГЫЯТЬ

1 марттан йөртүчеләргә медицина тикшерүенең яңа тәртибе кертелә

Табиб йөртүчегә чираттан тыш медицина тикшеренүе узу зарурилыгын белдерергә.

Россиядә 1 марттан йөртүчеләргә медицина тикшерүенең яңа тәртибе гамәлгә кертелә: табиблар транспорт руленә утыруга комачаулаган чирнең табылуы турында ЮХИДИгә хәбәр итә башлаячак. Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Алексей Куринный “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Исегезгә төшерәбез: хәзерге вакытта бер тапкыр – йөртүче таныклыгы алганда яки алыштырганда гына медицина тикшерүе узарга кирәк. Яздан исә, таныклык алу яки алыштыруга бәйсез рәвештә, кешенең сәламәтлегендә тайпылышлар ачыклануга ук  “права язмышы” хәл ителәчәк.

“Табиб диспансеризация, медицина тикшерүе яки дәвалану барышында рульгә утыруны тыйган чир билгеләрен ачыкласа, йөртүчегә таныклыгы “язмышын” хәл кылу өчен, чираттан тыш медицина тикшеренүе узарга кирәклеген әйтергә һәм бу хакта ЮХИДИгә хәбәр итәргә тиеш”, – дип аңлаткан парламентчы.

Аның сүзләренә караганда, “права” алганда сәламәтлеккә бәйле ул-бу проблема табылмаган, ләкин бер елдан соң, әйтик, психик тайпылыш, күзләрнең начар күрә башлавы яки баш миендә кан әйләнешенә зыян килү билгеләнгән очракта, табиб йөртүчегә чираттан тыш медицина тикшеренүе узу зарурилыгын белдерергә һәм ЮХИДИгә бу хакта мәгълүмат юлларга тиеш.

Куринный әйтүенчә, рульгә утыруга комачаулардай чир ачыкланганда, йөртүчегә медицина тикшерүе узу өчен өч ай вакыт бирелә. Белгеч күздә тоткан чир расланса яки кеше билгеләнгән вакыт эчендә медицина тикшеренүе узмаса, йөртүче таныклыгы гамәлдән чыгарылачак, дип йомгаклаган депутат.

Чыганак: https://vatantat.ru

 

 


Нет комментариев