Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Бик тәмле тозлы кыяр рецепты

Хөрмәтле хуҗабикәләр, сезгә “Татар халык ашлары” төркеменнән Айгөл Рәхмәтуллинаның кыяр тозлау рецептын тәкъдим итәбез. Бик тәмле, телеңне йотарлык, сынап крагыз!

“Кыяр тозлау рецептым белән бүлешим әле. Иң тәмле, үзенчә, артык тозлы да түгел, бераз баллы маринадланган кыярлар килеп чыга бу рецепт белән. Минем өчен сыналган, алыштыргысыз, өйдәгеләр дә мактый-мактый ашый.

Шулай итеп: 3 литрлы банка төбенә 1 укроп чәчәге, 5 түгәрәк борыч, 3 канәфер (гвоздика) салабыз, кыярларны тыгызлап, үскән ягын аска каратып тутырабыз. Өстенә кайнар су агызып 10-15 минут тотабыз да кире бушатып рассол ясыйбыз: 4 аш кашыгы өймичә шикәр комы, 2,5 аш кашыгы өймичә тоз салып, кайнатып, янәдән кыярлар өстенә коябыз, аннары 4 тырнак сарымсак, 80 грамм аш серкәсе салып, ябып куябыз”, - дип яза Айгөл Рәхмәтуллина.

Фото: “Татар халык ашлары”

Автор:Фануз Хабибуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев