Борчак маринадлау рецепты
Аш-су бүлмәсендә

Борчак маринадлау рецепты

Чистартылган борчакны кайнар суга салып, 3–5 минут кайнатырга. Банкаларга сөзеп тутырырга. Өстенә кайнар маринад коеп, банкаларны су эчендә 8–10 минут кайнатып алырга.

Маринад әзерләү:

1 л суга 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы серкә. 1 литр суга ясалган маринад 600 миллилитрлы 4 банкага җитә.

Дания Шәрәфиева рецепты

Фото һәм мәгълүмат https://vatantat.ru/2022/07/88232/ алынды


Нет комментариев