Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Чикләвек рецепты

5 йомырка белән 1 стакан шикәр комын күпергәнче яхшылап болгатабыз. 180 г эретелгән атланмай, 1 чәй кашыгы чәй содасын аш серкәсе белән сүндереп салабыз.

Аннан 1 стакан он кушабыз. Уртача куелыктагы камыр чыга. Сыек булса, тагын он өстәргә мөмкин.

Табаны кыздырабыз һәм майлыйбыз. Формалы табаның һәр чокырына яртылаш камыр салып пешерәбез.  

Эчлеккә кайнатылган куертылган сөт кулланырга мөмкин.

Үзең ясарга да була. 1 стакан сөткә 2 шәр аш кашыгы шикәр комы, он,   1 йомырка салып, куерганчы кайнатырга.

Сөт өсте (сливки) салып, бераз сыеклатырга да ярый. 

https://matbugat.ru/news/?id=29307

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев