2027 елда чыгарылыш кичәләре кайчан булачак? Мәгариф министрлыгы даталарны атады
ЯҢАЛЫКЛАР

2027 елда чыгарылыш кичәләре кайчан булачак? Мәгариф министрлыгы даталарны атады

Тиешле тәкъдимнәр илнең барлык төбәкләренә җибәрелгән.

Россия Мәгариф министрлыгы 2026/2027 уку елында мәктәпне тәмамлаучылар өчен чыгарылыш кичәләрен 26 яки 27 июньдә уздырырга тәкъдим итә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чыгарылыш кичәләренең программасына Дәүләт флагын күтәрү тантанасын һәм Россия гимнын башкаруны кертергә тәкъдим ителә. Шулай ук күп балалы һәм берничә буын вәкилләре яшәгән гаиләләрне хөрмәтләү, чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарына сүз бирү күздә тотыла. Алар арасында дәүләт бүләкләренә лаек булганнар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның ата-аналары да булырга мөмкин.

Министрлык чыгарылыш кичәләрен оештырганда укучыларның иминлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирергә чакыра. Аерым алганда, балигъ булмаганнарны социаль челтәрләр аша хокукка каршы эшчәнлеккә җәлеп итү куркынычын булдырмау мөһим.

Моннан тыш, мәгариф оешмаларына инвалидлыгы булган һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен биналарның һәркем файдалана алырлык булуын тәэмин итү тәкъдим ителә.

 

 https://shahrikazan.ru

 


Нет комментариев