Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Динә Латыйповадан карлыган желе-кайнатмасы рецепты

Бакчаларда карлыган да өлгерде инде. “Кара карлыганнан нәрсә ясарга?” дип баш ватучылар өчен Татарстанның атказанган артисты Динә Латыйпова менә дигән желе-кайнатма рецепты белән уртаклашты.

“2000нче еллар рецепты бу, мин һаман да кулланам. 22 стакан карлыган, 30 стакан шикәр комы, 7 стакан су кирәк булачак.

Әзерләү: 7 стакан суга 14 стакан шикәр салып сироп әзерләргә. Сироп 20 минут кайный, аңа 22 стакан карлыган салып, тагын 20 минут буе талгын утта кайнатырга.

Аннан соң 16 стакан шикәр комын салып сүндерәбез. Ара-тирә болгатып, шикәрне эретеп бетерәбез. Банкаларга тутырабыз. Бик тәмле желе-кайнатма килеп чыга! 

"Ш.К." сайтыннан

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев