Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

ЭРЕМЧЕКЛЕ ЧӘЧӘК-ПЕЧЕНЬЕ

1 йомырка, 40 г шикәр комы, 200 г эремчек, 180 г он, 1 кечкенә кап ванильле шикәр, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләгеч, бер чеметем тоз.

Эчлек өчен: 40 г теләсә нинди повидло.
Йомырка, шикәр комы, тоз, ванильле шикәр, үсемлек маен бергә кушарга. Эремчек салырга (ул коры булырга тиеш), он, камыр көпшәкләгеч өстәп, йомшак камыр басарга.
Камырны кечкенә өлешләргә бүләргә, минем 18 кисәк килеп чыкты. Шарчыклар әвәләргә, түгәрәкләр җәяргә. Уртасына кечкенә уентык ясарга (майонез капкачын кулландым) һәм кырыйларын чәчәк таҗлары кебек кискәләргә, очларын матурлап чеметеп чыгарга. Уртасындагы уентыкка повидло салырга.
Печеньеларны 180 оС кызулыктагы духовкада 15-20 минут пешерергә.
Гөлнара ГАБДУЛЛИНА, Башкортстан, Илеш районы Тыпый авылы.

https://im-tatar.ru/2022/04/1361/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЭРЕМЧЕКЛЕ ЧӘЧӘК-ПЕЧЕНЬЕ