Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Гади һәм тиз пешә торган торт

Гади һәм тиз пешерә торган торт рецепты белән бүлешәсем килде, дип яза «Заман сулышы»ның ВКонтакте социаль челтәрендә бер подписчигыбыз.

Кирәк булачак: 

1 банка куертылган сөт (сгущенка)

2 йомырка

0,5 г атланмай

1 п. ванилин

1п. разрыхлитель.

Кирәгенчә он. 

Крем өчен: 1 л сөт, 1 йомырка, 1 п. ванилин, 1 стакан он (бәләкәй). Русчалатып әйтсәк, заварной крем килеп чыгарга тиеш. 

Барлык ингредиентларны да кушып, камыр ясыйбыз. Барлыгы 6 кисәк чыгарга тиеш. Аларны 30 минутка суыткычка куеп торырга. Шуннан соң, табаны кыздырып, өстенә он сибеп, шул 6 кисәкне түгәрәк итеп җәеп, пешереп алырга кирәк. Һәр түгәрәкне пешү белән түгәрәк форма ясап кисеп, өстен каплап куярга. Чөнки катып китүе ихтимал. Коржлар әзер.   

Ясап куйган кремны катлап коржларга сылагыз да, тортның өстен үзегез ничек телисез, шулай бизәп, суыткычка 2 сәгатькә куегыз.  Тәмле булсын. 

Фото: Лениногорск-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев