Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Гүзәл Уразовадан каз рецепты (+видео)

Кирәк булачак: 1 түшкә каз, 1 стакан дөге, 100 грамм кара җимеш, 100 грамм күрәгә, 1 чәй кашыгы аджика, 2 аш кашыгы майонез, 1 баш сарымсак, тоз, борыч.

Казны алдан бер тәүлеккә якын тозлы суда тотабыз. 10 литрга 1 килограмм тоз булырга тиеш. Дөгене бераз бүрттереп алабыз һәм күрәгә, кара җимеш, 1 калак майонез белән ботап куябыз.

Аннары җимешле дөгене каз эченә тутырабызда, тештазарткыч таяклар белән ябып куябыз. Майонез һәм аджика белән казны сөртеп чыгабыз. Казны рукавка салабыз һәм 2,5-3 сәгатькә духовкага куябыз.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Фото һәм мәгълүмат Рецепты татар төркеменнән

Фото: видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев