Каен җиләгеннән тәмле варенье рецепты
Каен җиләге өлгергән вакыт…
Җәй нигъмәтен җыеп, кышка витаминлы кайнатма ясап куярга мөмкин.
Каен җиләге чистартырга кирәк булмавы белән җайлы. Әмма чиләккә эләккән чүпләреннән арындырырга.
Җиләкне икегә бүләргә. Бер өлешен блендер белән вакларга, икенче өлешен бөтен килеш калдырырга кирәк. Аннары икесен бергә кушарга, шикәр комы салып куярга. Бу массаны болгаткалап торырга, шикәре эреп беткәч савытларга тутырып туңдыргычка куярга була.
Мисал өчен, 2 кг җиләкнең 1 килосын вакларга, 1 килосын бөтен килеш калдырырга, шушы массага 1,3-1,5 кг шикәр комы (тәменә карап) салырга. Кайнатма туңдыргычта саклангач, артык шикәр салырга кирәкми.
Фото: татар-информ
http://bavly-tat.ru/news/ash-su/kaen-ilgennn-tmle-varene-retsepty
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев