Кипкән җиләк-җимеш компоты
Аш-су бүлмәсендә

Кипкән җиләк-җимеш компоты

Кипкән җиләк-җимештән компот эчәргә яратасызмы? Алайса бу рецепт нәкъ менә сезнең өчен!

Кирәк булачак: 40г кипкән җиләк-җимеш, 30 г шикәр комы. 

Эш барышы:

Кипкән җиләк-җимешне, бозылганнарыннан аралап, ике-өч мәртәбә җылы суда юарга, алма һәм грушаларны сайлап алып, вак итеп турарга.

Аннары барлык җимешләрне берьюлы кәстрүлгә салып, салкын су агызырга һәм сүрән ут өстенә куярга.

20-30 минуттан да ким кайнатмаска. Шикәр комын җиләк-җимешләрдән алда салырга кирәк.

Җимешләр пешкәннән соң гына салсаң, шикәр комы аларга сеңәргә өлгерә алмый кала.

https://tyk.tatar/recipe/%d0%ba%d0%b8%d0%bf%d0%ba%d3%99%d0%bd-%d2%97%d0%b8%d0%bb%d3%99%d0%ba-%d2%97%d0%b8%d0%bc%d0%b5%d1%88-%d0%ba%d0%be%d0%bc%d0%bf%d0%be%d1%82%d1%8b/

https://pixabay.com/ru/


Кипкән җиләк-җимеш компоты

Нет комментариев