Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Клубника җиләге белән торт рецепты

Кирәк: Камыр: 5 йомырка; 1 стакан шикәр комы; 1 стакан он; бераз чәй содасы.

Йомырка белән шикәр комын күбекләнгәнче миксерда болгатабыз. Шуннан соң он, чәй содасы кушып, яңадан туглыйбыз.

Шуны мультиваркага “выпечка” төймәсенә басып, бер сәгатькә пешерергә куябыз.  

Камыр пешкәндә нык кына кабара. Шуларны өч кисәккә бүлеп, корж ясыйбыз.  

Крем:  

1:1 күләмендә каймак һәм куертылган сөтне туглап, кисәкләр арасына сылыйбыз.  

Тортны төрле җиләк-җимешләр белән бизәргә мөмкин.  

Тәмле булсын!

https://matbugat.ru/news/?id=21495

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев