Күршеләрдән тәмле коймак рецепты
Әлеге коймакны "Әлмәт таңнары" сайты тәкъдим итә.
Ингредиентлар:
Сөт 500 мл
Йомырка 2 данә
Тоз бал кашыгы очында
Шикәр 3 аш кашыгы
Он 1,5 стакан
Үсемлек мае 2 аш кашыгы
Көпшәрткеч (разрыхлитель) пычак очында
Әзерләү барышы: 25 минут
1. Бүлмә температурасындагы сөтне савытка салырга, анда йомырка салырга, тоз һәм шикәр кушарга.
2. Акрынлап он сибәргә, шул ук вакытта төерчекләр килеп чыкмасын өчен болгатырга кирәк. Сыек каймак консистенциясенә җиткерергә. Разрыхлитель өстәргә.
3. Барысын да бутарга, 15-20 минутка калдырырга һәм аннан соң үсемлек мае өстәргә. Сүз уңаенда, коймак өчен камырны суыткычта калдырырга һәм коймакны соңрак әзерләргә була. Аның белән берни дә булмый.
4. Нык кыздырылган табага бераз май агызырга һәм коймакны кыздырырга.
Чәегез тәмле булсын!
http://almet-rt.ru/news/lmt/i-tmle-koymak-retsepty
фото: https://ru.freepik.com/free-photo
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев