Өй шартларында сгущенка ясап карыйбызмы ?
Өч литр сөт кирәк була.
Калын төпле кәстрүлне майлап, 3 литр сөт салабыз, аннан соң, 1 чәй кашыгы уксуска 0,5 чәй кашыгы сода салып, сүндерәбез.
Шуны салкын сөткә кушабыз. Әйбәтләп болгатып, кайнатырга куябыз.
Сөт кайнап чыкканчы, ташып чыкмасын өчен карап торырга кирәк. Масса кайнап чыккач, 15-20 минуттан, 750 грамм шикәр комы кушып, шикәр комы эреп беткәнче, яхшылап болгатабыз.
Кайнап чыккач, газны акрынга куеп кайнатабыз. Масса куера башлагач, сирәгрәк болгатырга була. Якынча 2,5 сәгать кайнатасы. Сгущенка фотодагы төскә керсә, әзер була. Консистенциясе суынгач тагын да куера.
Өч литр сөттән 1,2 литр сгущенка чыга.
Рецепт Миләүшә Фәрхетдинова каналыннан алынды.
https://t.me/milechka_tatar/9403
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев