Помидор белән кәбестә тозлау рецепты
Маринад: 1,5 литр суга 2 аш каш тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 3 аш кашыгы аш серкәсе.
Кәбестәне саламлап турап, кишерне угыч аша чыгарып, бергә болгатырга (уасы түгел).
Чиста банкалар төбенә, банка тулганчы, тәмләткечләр (сарымсак, карлыган яфраклары, түгәрәк борыч, дәфнә яфрагы) салып, бер рәт кәбестә, бер рәт помидор тезәбез.
Шуның өстенә кайнап торган су агызып, 15 минут тотасы. Аннары банкадагы суны түгеп, әзер маринад салып, банкаларны тимер капкач белән каплап, одеял астына куярга.
Суынгач, салкын урынга куясы.
Гөлназ Фәррахова,
Мөслим.
Фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев