Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Помидордан тәмле соус ясыйбыз

Сезнең өчен макарон, спагеттиларга кушып ашый торган бик тәмле соус рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәк булачак:
помидор — 4-5;
суган — 150 грамм;
сарымсак — 2-3 теш;
үсемлек мае — 50 миллилитр;
петрушка (яисә башка аштәмләткечләр) — 30 грамм;
тоз, борыч — тәменчә.

Суганны, яшел аштәмләткечләрне вак итеп турагыз, помидорны кайнап чыккан суга салып алып, кабыгыннан чистартыгыз.
Үсемлек маен (зәйтүн мае булса, яхшырак) табада бераз кыздыргач, суганны салып, алтынсу төскә кергәнче көтегез.

Помидорларны блендерда изегез яисә кыргычтан чыгарыгыз һәм суган янына кушыгыз. Томалап, 7-10 минут пешерегез.
Тоз, борыч, вак итеп туралган сарымсак өстәгәч, бер-ике минуттан яшел аштәмләткечләр салыгыз һәм уттан алыгыз.

Тәмле булсын!

"Н.Ч." сайтыннан

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев