Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Сарымсак сабакларыннан тәмле паста

Көздән утырткан сарымсаклар, инде орлык өлгертергә теләп, сабак чыгарды. Русча аны «стрелка» дип атыйлар.

Без, татарча, сабак, дибез. Сарымсакның башы зур булсын өчен, тулы бер боҗра ясаганнан соң, бу сабакларны өзеп алырга кирәк. Кемдер аларны ташлый, ә без шулардан сарымсак пастасы ясарга киңәш итәбез. Яшь бәрәңге белән дә тәмле булачак ул, яңа гына өзгән баклажан, ташкабаклар кыздырганда да куллана аласыз. Хәтта ипигә генә ягып та ашарга була.  

Кирәк:
1 кг сарымсак сабагы (стрелка);
4 аш кашыгы шикәр комы;
2 аш кашыгы тоз; 
1 аш кашыгы лимон суты (аш серкәсе дә ярый);
100 г үсемлек мае.

Сарымсак сабагын юып, аз гына суын саркытырга һәм иттарткычтан чыгарырга кирәк. Шуңа шикәр комы, тоз, май, лимон сутын кушып болгаткач, 15–20 минутка дәмләнергә калдырабыз. Аннары стерильләштерелгән банкаларга тутырып, суыткычта саклыйбыз. Ул 3 ай бик яхшы саклана. Озаграк сакларга теләсәгез, туңдыргычка куярга кирәк. 

http://www.syuyumbike.ru/news/vtoroe/sarymsak-sabaklaryn-tashlyy-krmgez

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев