Урман җиләгеннән вак пирогилар рецепты
Урман җиләгеннән пирогилар пешереп алыйк әле!
Камыр өчен кирәк:
– ким дигәндә 1 аш кашыгы коры кибет чүпрәсе (дрожжи),
– 1 чәй кашыгы шикәр,
– 1-2 аш кашыгы он,
– җылы су салып,
кабарырга куябыз.
Чүпрә кабарган арада:
– 0,5-0,7 литр җылы сыеклык (я сөт, кефир, су катыш сөт, су, минераль су һ. б.),
– 1-2 йомырка,
– ярты чынаяк көнбагыш мае (сөткә басканда майны азрак алырга кирәк),
– 1 чәй кашыгы тоз салып, он кушып, камыр изәбез.
Пирогны мичкә 180 градуска, 40 минутка куябыз.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев