Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Витаминлы кәбестә салаты ясыйбыз

Бу салатка кәбестә һәм чи чөгендер кирәк булачак

Витаминлы кәбестә салатын ясар өчен 200 грам кәбестәне озынча итеп турыйбыз. 1 чи чөгендерне кореяча салат ясый торган угычта уабыз. 1 баш суганны озынча итеп турыйбыз. Соус өчен 3 кашык үсемлек мае, 1 чәй кашыгы шикәр комы, тоз, 1 кашык керән, 1 кашык гочица, борыч, паприканы бергә яхшылап туглыйбыз.  Яшелчәләрне соус белән бергә болгатып, бизәп, табынга бирәбез. Салат бераз маринадланып торса,  тагын да тәмлерәк була.

Тәмле булсын.

Автор фотолары.

Ләйлә Мостафина, "Зәй офыклары"

http://tuganaylar.ru/news/t%D3%A9rled%D3%99n-t%D3%A9rle-ni-t%D3%A9rle/vitaminly-kbest-salaty-yasyybyz

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Витаминлы кәбестә салаты ясыйбыз