Бүген Татарстанның кайбер районнарында 18 градуска кадәр җылы булачак
ҺАВА ТОРЫШЫ

Бүген Татарстанның кайбер районнарында 18 градуска кадәр җылы булачак

Бүген Татарстанның көнбатыш районнарында 18 градуска кадәр җылы булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Татарстанда явым-төшемнәрсез алмашынучан болытлы һава көтелә. Җил - төньяк-көнбатыштан, төнлә талгын. Иртән һәм көндез урыны белән 15-18 метр тизлектә исәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы -2..+3˚ градус; көндез +10..+15, көнбатыш районнарда +18˚ градуска кадәр җылылык көтелә.

Төнлә юлларда урыны белән бозлавык. 

http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/10/161673/

Наталья Царегородцева фотосы


Нет комментариев