Татарстан синоптиклары юлларда бозлавык турында кисәтә
ҺАВА ТОРЫШЫ

Татарстан синоптиклары юлларда бозлавык турында кисәтә

Көндез һаваның максималь температурасы -6 градуска кадәр төшәчәк.

Татарстан юлларында көчле бозлавык булу ихтимал. Татарстан Гидрометеорология үзәге машина йөртүчеләрне шул хакта кисәтә.

Синоптиклар фаразлаганча, бүген республикада кар явачак. Көндез һаваның максималь температурасы -6 градуска кадәр төшәчәк. Җил талгын, көньяк-көнчыгыштан исә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/26/175880/


Нет комментариев