Лениногорскилылар өчен 15 мартка һава торышы
ҺАВА ТОРЫШЫ

Лениногорскилылар өчен 15 мартка һава торышы

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 15 март көнне төнлә һәм иртән аязучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән урыны белән кар, көндез явым-төшемсез.

Җил көньяк-көнбатыштан көнбатышка секундына 4-9 метр тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -6..-11, аязган вакытта -16, көндез максималь һава температурасы -4..+1.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе


Нет комментариев