Салкынча яллардан соң, Татарстанда көннәр җылытачак
ҺАВА ТОРЫШЫ

Салкынча яллардан соң, Татарстанда көннәр җылытачак

Киләсе атна башыннан Татарстанга яңа циклон  җылы алып килә. Бу турыда республика синоптиклары фаразларына сылтама белән Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге үзәге хәбәр итә.

 

Якшәмбе, 20 октябрьдә, антициклон төбәк территориясенә салкын алып килә. Төнлә 3 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин, көндез һава температурасы +4...+9 градус җылы булачак.

Дүшәмбе, 21 октябрьдә, антициклон төньяк-көнчыгыш циклонының чираттагы җылы фронты белән алышыначак. Урыны белән яңгыр көтелә. Төнлә һава температурасы +2 градус, көндез +9...+14 градус җылы булачак.

Сишәмбе, 22 октябрьдә, Татарстанда җылы һава торышы саклана, яңгыр яварга мөмкин. Төнлә +3 градуска кадәр җылы, ә көндез һава температурасы +10...+15 градус җылы булачак.

Чәршәмбе, 23 октябрьдә, явым-төшемле җылы һава торышы булачак.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев Татарстанга аномаль җылы килүе турында сөйләгән иде.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/18/195576/


Нет комментариев