Синоптиклар нинди һава торышы фараз итә?
ҺАВА ТОРЫШЫ

Синоптиклар нинди һава торышы фараз итә?

Синоптиклар фаразлавынча, аязучан болытлы һава көтелә.

Бүген, 19 сентябрьдә, башкалада суытачак. Көндез +10-12 градус булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Синоптиклар фаразлавынча, аязучан болытлы һава булачак. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә искән җил көндез тизлеген 16 м/с кадәр арттырырга мөмкин.

Татарстан территориясендә иртән һәм көндез урыны белән төньяк-көнбатыштан 15-18 м/с тизлектә көчле җил исәчәк. Татарстан буенча көндез +9-14 градус булачак.

http://yashel-uzan.ru


Нет комментариев