Синоптиклар Татарстанда һава шартларының начараюы турында кисәтте
ҺАВА ТОРЫШЫ

Синоптиклар Татарстанда һава шартларының начараюы турында кисәтте

14 сентябрьдә республикада урыны белән яшен һәм көчле җил булуы көтелә.

 

 Татарстанда һава шартлары начарая. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

14 сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен һәм көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/13/193512/


Нет комментариев