Синоптиклар Татарстанда томан төшәчәк дип кисәтә
ҺАВА ТОРЫШЫ

Синоптиклар Татарстанда томан төшәчәк дип кисәтә

5 апрельдә көндез республикада 3-8 градуска кадәр җылытачак.

Бүген көн ахырына кадәр һәм кичен, шулай ук 6 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән томан төшүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 5 апрельдә көндез республикада 3-8 градуска кадәр җылытачак.

Моңа кадәр Казан федераль университеты галимнәре Татарстанда яз ахырында һәм җәен һава торышы нинди булачагы хакында сөйләгән иде.  


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/05/183961/


Нет комментариев