Татарстан синоптиклары яшен турында кисәтә
ҺАВА ТОРЫШЫ

Татарстан синоптиклары яшен турында кисәтә

22 июньдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән яшен көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Шулай ук көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Моңа кадәр «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бу атна ахырына кадәр Татарстанда эссе һава саклана. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров мәгълүматларына караганда, 25 һәм 26 июньдә республикада эсселек кимиячәк.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/21/188499/

фото:pixabay.com


Нет комментариев