Татарстан синоптиклары бозлавык һәм кар көртләре турында кисәтә
ҺАВА ТОРЫШЫ

Татарстан синоптиклары бозлавык һәм кар көртләре турында кисәтә

Иртәгә, 23 ноябрьдә, Татарстан юлларында бозлавык, урыны белән кар көртләре көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген республикада кар ява, төнлә һәм иртән ул көчәячәк. Кайбер районнарда буран көтелә.

Төнлә һава температурасы - 6 градустан -11 градуска кадәр, көндез - 4 градустан – 9 градуска кадәр төшәчәк.

ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне юлларда сак булырга чакыра.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/22/175717/


Нет комментариев