Татарстанда 25 градуска кадәр җылытачак
ҺАВА ТОРЫШЫ

Татарстанда 25 градуска кадәр җылытачак

Республикада урыны белән кабат яңгыр явачак.

Иртәгә, 17 июньдә, Татарстанда 25 градуска кадәр җылытачак. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Татарстанда дымлы һәм болытлы һава торышы сакланачак. Урыны белән яңгыр явачак. Көндез төньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Урыны белән җил тизлеге 16 метрга кадәр җитәчәк.

Төнлә 6 градус, көндез 20-25 градус җылы булачак.

КФУ профессоры Юрий Переведенцев киләсе атна уртасыннан Татарстанда эссе һава торышы урнашачагын әйтте.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/16/188170/

Фото: Михаил Захаров/архив
 


Нет комментариев