Төнлә Татарстанда яңгыр, яшен һәм көчле җил булуы ихтимал
ҺАВА ТОРЫШЫ

Төнлә Татарстанда яңгыр, яшен һәм көчле җил булуы ихтимал

Якын көннәрдә Татарстанда җылы һәм дымлы һава торышы урнашачак.

Бүген көндез һәм 4 июньдә төнлә Татарстан территориясендә кыска вакытлы яшенле яңгырлар көтелә. Урыны белән көчле яңгыр, боз явачак, җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр көчәюе көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төнлә минималь һава температурасы +6..+11 градус тәшкил итәчәк. Бу республикада һава торышының төньяк циклоны, шулай ук аның актив атмосфера фронтлары йогынтысында формалашуы белән бәйле.

4 июньдә төнлә һәм 5 июньдә көндез республика территориясенә көнбатыш антициклоны йогынты ясый. Шуңа бәйле рәвештә, явым-төшемнәр көтелми. Татарстанда һава температурасы көндез +16..+21 градус, ә төнлә +5..+10 градус булыр дип фаразлана.

5 июньдә көндез һәм киен республикада бераз яңгырлар явачак, яшен булуы ихтимал. Шулай ук җил тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитүе көтелә. Көндез + 19..+24 градус, көнбатыш районнарда +27 градуска кадәр җылы булачак.
 


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/03/187455/

Фото: архив
 


Нет комментариев