Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Бәрәңге һәм яшелчә үстерүче игенчеләргә субсидия биреләчәк

Быел Татарстанда, бәрәңге һәм яшелчәләргә бәяләрне тотрыкландыру өчен, чәчүлек мәйданнарын 12 процентка арттыру, ә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренә субсидияләр бүлеп бирү ниятләнә.

 

«Чәчүлек мәйданнарын арттыру турында районнар һәм җитештерүчеләр белән килешенгән. Моның өчен ярдәм чаралары карала. Бәрәңге һәм яшелчәләр җитештерүче аграрийлар гектарына 25 әр мең сум акча алачак, узган елга караганда, чәчүлек мәйданнарын 10 һәм күбрәк процентка арттырган хуҗалыклар гектарына 40 мең сум субсидия алачак», — диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков.

«Узган елның июненнән башлап, бөтен илдә „борщ җыелмасы“ яшелчәләре бәясе үсеше күзәтелде, бу инфляция темпларын да, алдагы елгы бәяләрне дә узып киткән иде. Бәяләрне тотрыкландыру максатыннан, авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелде. Продукция үтемле бәядән сатылды, ярминкәләрдә бәяләр кибеттәге бәяләрдән түбәнрәк булды», — диде Наил Залаков.

Былтыр 23 ярминкә оештырылган. Аларны уздыру нәтиҗәләре буенча 1,9 млрд сумга продукция сатылган.

  https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев