Тиздән кырларда эшләр тәмамланачак.
Быел уҗым культураларын чәчү планы – 14 мең 700 гектар иде. Аграрийлар әлеге планны 2 мең 400 гектарга арттырып үтәде һәм 17 мең 100 гектарда уҗымнар чәчелде.
Чәчү төренә килгәндә, уҗым бодае- 12 мең 200 гектарда, уҗым рапсы -4 мең 600 гектарда, көзге арыш 300 гектарда чәчелгән. Бүгенге көндә кырларда көнбагыш һәм соя суктыру эше бара. Бу эш 75 процентта башкарылган. Соя гектарыннан 23,9 центнер чыга, көнбагыш 12-13 центнер, дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы идарәсе.
Сояның терлекчелектә югары аксымлы азык буларак перспективасын күрәләр. Соя туфракны азот белән баета, башка культуралар үсәргә дә уңдырышлы җир ясый дигән сүз.
- Бик тиздән кырларда барлык эшләр төгәлләнәчәк. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә хезмәтләре өчен рәхмәт.
Нет комментариев