Лениногорск районында язгы кыр эшләре башланды
Татарстанның кайбер районнары күптән керешсә дә, безнең якларда кар күп булу сәбәпле,
бераз соңрак уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру башланды.
Беренчеләрдән булып «Август-Лениногорск», «Маркс», «Союз-Агро»ның Зеленогорский бүлекчәсе, Лениногорск кошчылык фабрикасы, КФХ «Набиуллин», КФХ «И.Ганиев» язгы кыр эшләрен башлады.
Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, 9 апрель көненә уҗымнарны тукландыру 5325 гектарда башкарылган, күпьеллык үләннәр – 1617 гектарда. Шулай ук тырмалау эше дә башланды.
Белгечләр әйтүенчә, тырмалау җирнең уңдырышлылыгына тәэсир итә, дымны саклый, чүп үләннәренә каршы торучанлыкны арттыра.
Быел безнең аграрийлар язгы чәчү эшләрен 57 мең 292 гектарда башкарачак. Бөртекле культуралар белән бергә техник культуралар: рапс, көнбагыш, җитен, соя чәчеләчәк.
Авыл хуҗалыгы идарәсенең производство бүлеге начальнигы Ренат Мостафин әйтүенчә, бөртекле һәм кузаклы сабан культуралары сортларын яңарту 1523 тоннадан артык тәшкил иткән, шулардан 283 тоннасы элиталы орлыклар.
Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булган тракторлар, чәчү комплекслары язгы чәчүгә чыгарга әзер. Быелгы чәчүдә 148 трактор, 22 чәчү комплексы, 19 чәчү агрегатлары, 14 агрегат – минераль ашламалар сибү өчен җәлеп ителәчәк.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев