«Август-Лениногорск» агрофирмасы «Пионер Максимум» милли уңыш конкурсы йомгаклары буенча Татарстанда беренче урынны алды.
Corteva Agriscience халыкара фәнни-тикшеренү авыл хуҗалыгы компаниясе ел саен Бөтенроссия уңыш конкурсын уздыра, анда кукуруз һәм көнбагыш гибридларын җитештерүче илнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре катнаша. Нәтиҗәләр төбәкләр буенча ясала.
"Пионер" орлыгын кулланучы Татарстанның 60 тан артык авыл хуҗалыгы предприятиесе арасында "Август-Лениногорск" хуҗалыгының Шөгер авылы янындагы кырда гибрид көнбагыш үстереп, иң яхшы нәтиҗә күрсәтте, уңдырышлылык бер гектардан - 45,8 центнер тәшкил итә.
Узган ел Татарстанда көнбагышның уртача уңышы - 15 центнер иде.
Нет комментариев