Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лейкозлы сыерларын сугымга тапшырган кешеләргә дәүләттән ярдәм күрсәтелергә мөмкин

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда лейкоз белән авырган сыерларны сугымга тапшыручыларга ярдәм чаралары кертелергә мөмкин. Бу хакта Кайбычта халыкның эшлеклелек активлыгын арттыруга багышланган зональ семинар-киңәшмәдә ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.

 

Министр докладында шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерлар баш санын арттырган яки киметкән районнар аталды. Мәсәлән, 2017 ел белән чагыштырганда, 2018 елның 1 ноябренә Кама Тамагында шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны 238 башка кимегән. Киңәшмәдә катнашкан ТР парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район башлыгыннан моның сәбәбен сорады.

Кама Тамагы районы башлыгы Павел Лоханов сәбәбе лейкоз булуын әйтте. “Шулай дип уйлаган идем”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Район җитәкчесе сүзен дәвам итеп: “Шәхси хуҗалыкларда лейкоз авыруы аркасында малларын сугымга тапшырырга мәҗбүр кешеләргә дәүләттән ярдәм күрсәтеп буламы?” – дип сорады.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов республикада мөгезле эре терлекнең 11 проценты лейкоз йоктырганын әйтте.

 

Марат Әхмәтов авыру йоктырган сыерларның төгәл санын ачыкларга йөкләмә биргән. “Лейкоз йоктыру сәбәпле малларны алмаштырырга туры килсә, ярдәмне субсидия рәвешендә күрсәтү өчен берәр карар булыр. Сыерны сату һәм яңа таналар сатып алу бәясенең аермасына акча табарбыз”, - диде ул. Зал министрның бу сүзләрен алкышлар белән хуплады.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/30/176184/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев