Марат Әхмәтов: Чәчү тәмамланды, кырларда уңыш формалашу чоры башланды
Чәчү кампаниясе тәмамланса да, кырларда эш дәвам итә - уңыш формалаша. ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шул хакта сөйләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Уңыш формалашу эше дип без саклау һәм ашламалар кертүне күз алдында тотабыз. Комплекслы эш алып бару, үсемлекләрне ашлап, утау, авырулар һәм корткычларга бәйле берничә мәсьәләне бер вакытта башкаруны мөмкин итә. Әмма һава торышы бездән тормый һәм аяз көннәрне яхшылап эшләргә кирәк", - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Ул шулай ук бөртеклеләр һәм техник культураларга бәяләр арту ихтимал дип билгеләде. Динамика сизелә башлады. Беренчедән, бүген бөртеклеләрне актив эскпортлау эше бара. Икенчедән, май ахырына, узган ел белән чагыштырганда, 4 млн гектарда әле чәчү эшләре тәмамланмаган.
Шулай ук Марат Әхмәтов Нурлат һәм Аксубай районнарында беренче чабылган үләннәрдән терлеккә азык әзерләү эше башланганы турында хәбәр итте. "Киләсе атнадан печән һәм сенаж әзерләү эшен бөтен җирдә башларга кирәк", - диде министр.
Чыганак һәм фото:http://tatar-inform.tatar/news/2018/06/01/165141/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев