"Маркс" хуҗалыгында техник күзәтү узды (ФОТОЛАР)
Техниканың ватылмыйча, эшне сыйфатлы итеп башкаруы мөһим, ягъни төзеклеге беренче урында тора. Күптән түгел “Маркс” хуҗалыгында тракторларга техник күзәтү узды, дип хәбәр итә Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча баш инспекторы Илнур Галимов.
Күзәтү вакытында тракторчылар белән куркынычсыз эксплуатация буенча аңлату эшләре алып барылды. Һәрбер механизатор үзенә беркетелгән техниканы тикшерүгә куйды. Иң беренче чиратта, машинаны теркәү таныклыгы, ОСАГО полисы, башка еллардагы техник күзәтү узганлыгы турындагы таныклык, машинист-тракторчы таныклыгы барлыгы тикшерелде.
Техниканың торышын караганда, тормоз системалары төзеклегенә, яктылык приборларына, руль идарәсенә игътибар бирелде. Шулай ук медицина аптечкасы, ут сүндергеч, авария билгеләре булу-булмау каралды.
“Маркс” хуҗалыгы техник күзәтүгә 17 берәмлек техника куйды, шуларның 15е күзәтү узу турында таныклык алды. Ике тракторга җитешсезлекләрне бетерү буенча актлар язылды, алар 20 көн эчендә кабат техник күзәтү узачак.
Мондый чаралар һәр хуҗалыкта 15 апрельгә кадәр үтәчәк.
ФОТО: Гостехнадзор бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев