Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Райондашыбыз Алмаз Салахов - Кыр батыры

Кыр батыры исеменә лаек булу ул – үз эшеңне яратып башкару, хезмәтең белән кешеләргә файда китерү, фидакарьләрчә эшләү һәм әлбәттә, эшеңә лаеклы бәя дә алу.

Бу сыйфатларның барысы да быелгы Кыр батыры исеменә лаек булган – Алмаз Минсәгыйть улы Салаховта тупланган. 

Лениногорск Сабан туенда кыр батырын бүләкләүгә аерым чакырып, хөрмәт белән данладылар. Авыл хуҗалыгында эшләүче кешеләр гомум ихтирамга лаеклылар. 


Райондашыбыз Алмаз Салахов гомер буе бер эш урынында, бер тапкыр сайлаган һөнәренә тугрылыклы калган хезмәтчәннәрнең берсе. 39нчы ел авыл хуҗалыгында тырышып эшләүче тәҗрибәле, югары квалификацияле механизатор.  Алмаз Минсәгыйть улы үзенең югары квалификациясен республикакүләмендә иң яхшы тракторчылар арасында үткәрелгән «Сабанчы-2016” конкурсында раслаган. 

Бәкер авылында туып-үскән Алмаз Минсәгыйть улы мәктәпне тәмамлауга тракторга утырган. “Ул вакытта колхозда калып эшләү заманы иде. Шунлыктан каядыр читкә китү юк иде. Армиядән соң да туган якта, механизатор һөнәрен башкардым. Беренче эш урыным – Иске Иштирәктә, ул чакта Куйбышев исемендәге колхозда башланды. 2020 елдан – “Август-Лениногорск”та. Монда эш шартлары уңай, яңа, куәтле техникаларда эшлибез. Бергә эшләүче иптәшләр арасында мөнәсәбәтләр  уңай, коллектив дус”, - дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Быел язгы чәчүдә РСМ тракторы һәм “Барго” чәчү комплексы белән 2315 гектар  мәйданда чәчү эшен башкарган. 
-    Без инде хәзер яңача чәчәргә өйрәндек, хуҗалыкта ноу-тилл технологиясе кулланыла. Хуҗалыкның чәчү мәйданнары зур, Лениногорск районыннан тыш, Бөгемә районында да эшләдек. Быел язгы чәчүне кыска срокларда башкардык, дип уйлыйм. Башта яңгырлар булды, әзрәк тоткарланды, аннары көннәр хәтта артык җылыну сәбәпле, дым беткәнче дип кыска срокта тәмамладык. Алда – җир эшкәртү. Авыл хуҗалыгында эш бетми, һәрвакыт эш бар, - ди ул.

Алмаз Салахов Сабантуй бәйрәмнәрендә бүләкләнә, алдынгылар слетында да онытмыйлар, “Татарстан Республикасының атказанган механизаторы” дигән мактаулы исемгә дә лаек ул. 

Лениногорск Сабан туенда аңа “Кыр батыры” дигән исем тапшырдылар.  Муниципаль район Советының Мактау грамотасы һәм акчалата премия белән бүләкләнде һәм традицион приз – тәкә бирделәр. Аны 2025 елгы көрәш батыры Абдулла Казыйханов  мәйданда Алмаз Салаховка тапшырды.

 

Розалия Мостафина фотолары

Язманы тулысы белән «Заман сулышы» газетында 10 июнь санында укый аласыз.


 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев