Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Район аграр хуҗалыкларында эретмә үзәкләре төзелә

Хәзерге вакытта Татарстанның аграр предприятиеләрендә авыл хуҗалыгы культураларын яфрактан тукландыру һәм кырларда корткычлардан, чүп үләннәреннән саклау чараларын күрү өчен билгеләнгән эретмә үзәкләре төзелә.

Бу безнең районның кайбер хуҗалыкларында да бар.

Эретмә үзәге (икенче төрле эретмә төене дип тә йөртәләр) – агрохимик эретмәләрне ясау комплексы ул. Эретмә комплекслары эретмәләр әзерләгәндә кулланыла торган суны йомшарта, әчелеген киметә һәм җылы суны  кулланырга мөмкинлек бирә. Эретмә комплексы кулланыла торган пестицидларның һәм ашламаларның нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә икән. Нәтиҗәдә, культураларның уңышы гына түгел, бөртеклеләрнең сыйфаты да арта. Язын чәчү сыйфатлы тукландыру һәм үсемлекләрне саклау чаралары белән белән бергә башкарыла. Менә шушы агрохимик чаралар эретмә үзәгендә ясала һәм сыек хәлдә кырга китерелә.

Безнең районда “Сатурн-Урал” хуҗалыгында шундый бер комплекс төзелгән. “Август-Лениногорск” җәмгыяте Иске Иштирәк бүлекчәсендә төзеде. Күптән түгел Керкәле бүлекчәсенә эретмә комплексы ясау өчен җиһазлар һәм сыешлыклар (емкость) кайтарылды. Димәк, анда да төзеләчәк. Быел әлеге аграр предприятие барлыгы алты эретмә комплексы төзергә җыена.
Моннан тыш, “Маркс” хуҗалыгы да быел шундый эретмә үзәге төзергә уйлый. Димәк, хуҗалыклар моның мөһим һәм файдалы булуын аңлап эш итәләр, шулай ук хөкүмәт тарафыннан субсидиясе дә булачак бит әле.

Фото: https://agro.tatarstan.ru/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев