Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техниканы кышкы саклауга кую әзерлеген тикшерделәр
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техниканы кышкы саклауга кую әзерлеген тикшерделәр

Татарстан районнарында АПК оешмалары арасында техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын машиналарны ремонтлауга әзерләү буенча конкурс башланды. Мондый чара Лениногорск районында да үтте.

 

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрен республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, министрлык бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Илнур Гарипов, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шамарданов, авыл хуҗалыгы идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Ренат Мостафин, ТР Гостехнадзорның район бүлеге начальнигы Илнур Галимов катнашындагы комиссия йөреп чыкты.

Комиссия членнары  техниканы кышкы саклауга кую, трактор-машина паркларын, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләренең техникага ремонт башкаруга әзерлеген тикшерделәр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, беренче урында - "Ленин" хуҗалыгы, икенчедә - "Сатурн -Урал" җәмгыяте, өченчедә - "Лениногорская" агрофирмасы"


Авыл хуҗалыгы идарәсе

 


Нет комментариев