Районда тракторларны тикшерәчәкләр
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Районда тракторларны тикшерәчәкләр

Район территориясендә 3 июньнән “Трактор-тагылма” операциясе башланды. Ул 28 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

 

Әлеге операция трактор белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм хокук бозуларны профилактикалау максатыннан үткәрелә. Районда әлеге чара Гостехнадзорның Лениногорск бүлеге һәм ЮХИДИ идарәсенең юл-патруль хезмәте белән берлектә үткәреләчәк. Рейд барышында транспорт чарасын эксплуатацияләү һәм теркәү кагыйдәләре саклануга, ел саен техник күзәтү узуга, тракторчының тиешле таныклыгы булу-булмауга игътибар биреләчәк. Шулай ук мәҗбүри иминиятләштерү полисы булу да тикшереләчәк.

 

Илнур Галимов, Гостехнадзорның Лениногорск бүлеге баш инспекторы

http://chistopol-rt.ru фотосы


Нет комментариев