Сарабиккол механизатор-игенчеләре бердәм булып эшли  (ФОТОЛАР)
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Сарабиккол механизатор-игенчеләре бердәм булып эшли (ФОТОЛАР)

Алдынгы комбайнчылар исемлегендә “Сатурн-Урал” хуҗалыгыннан (Сарабиккол) Ринат Гобәйдуллин да бар. 


Аның әйтүенчә, икенче ел менә шулай алдынгылыкка чыга. “Тырышып эшләргә кирәк, комбайн да ватылмасын. Үз һөнәреңне яратырга кирәк”, ди ул.

Бу хуҗалыкта кырда 6 комбайн эшли. Алар барысы да бер маркада диярлек. Күбесе яңа әле.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов кырга килеп, хуҗалык механизаторлары, шоферлары белән аралашты.

Розалия Мостафина фотолары


Нет комментариев