Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

“Сатурн-Урал” хуҗалыгында язгы чәчүгә авыл хуҗалыгы техникаларын әзерләү буенча семинар узды (ФОТОЛАР)

Шимбә көнне район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, агрономнар, инженерлар “Сатурн-Урал” хуҗалыгының машина-трактор паркына язгы чәчүгә авыл хуҗалыгы техникаларын әзерләү буенча семинарга җыелды.



Семинарда катнашкан башкарма комит җитәкчесе Наил Залаков язгы чәчүне тиз арада һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгу бурычы куйды. “Моның өчен хуҗалыкның минераль ашлама, орлык, ягулык-майлау материаллары белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителүе кирәк, шулай ук авыл хуҗалыгы техникаларының ватылмыйча эшләве мөһим”, - ди ул.

Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов язгы чәчү планы, аңа әзерлек белән таныштырды. Быел районда язгы чәчү эшләре 35 мең гектардан артык мәйданда башкарылачак. Язгы кыр эшендә 180 берәмлек трактор, 20 чәчү комплексы, 50 чәчү агрегаты һәм башка техникалар катнашачак.

Авыл хуҗалыгы идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Ренат Мостафин һәм “Сатурн-Урал” хуҗалыгының агрономы Ринат Исмәгыйлев авыл хуҗалыгы машиналарын көйләү механизмнары һәм агрегатларга куелган тиешле агротехник кагыйдәләр белән таныштырдылар.

Гстехнадзорның Лениногорск бүлеге баш инспекторы Илнур Галимов хуҗалыкларда уза торган техник күзәтүләр турында сөйләде.
Шулай ук хезмәтне саклау, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә игътибар бирелде.


Розалия Мостафина
Фотолар: авыл хуҗалыгы идарәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев