Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстан Президенты минераль ашлама җыю буенча җитди эш алып барырга өндәде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов минераль ашлама җыю буенча җитди эш алып барырга өндәде. Бу хакта ул Татарстан Хөкүмәте Йортында республикакүләм киңәшмәдә әйтте.

 

«Әгәр бүген минераль ашлама җыю өстендә эшләмибез икән, җитди нәтиҗәләргә һәм үзгәрешләргә ирешә алмаячакбыз», – диде Татарстан Президенты.

Минераль ашламалар сатып алу бик чыгымлы, диде Татарстан авылы хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. «Уртача уңай һава торышы булган очракта 5 миллион тоннадан артык ашлык алу һәм башка культуралар буенча да икътисади яктан акланган уңыш алу өчен бер гектарга 100 кг тирәсе ашлама кертергә кирәк. Әмма бүгенге финанс проблемалар аркасында 2019 ел уңышы өчен гектарга 70 кг ашлама кертү бурычын куябыз. Республика буенча бу 8,5 миллиард сумга төшәчәк,” – диде ул.

Аның сүзләренчә, 2019 елда 2,9 миллион гектарда чәчү эшләре алып бару өчен 2 миллиард сумнан артык акча каралган.

Чәчүлек кампаниясенә, беренче эшкәртүне дә исәпкә кертеп, республика буенча уртача 20 млрд сумнан артык акча кирәк, бу республика уртача бер гектарга 6,5 мең сум дигән сүз.

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуҗалыкларның ихтыяҗларына бәя бирү, шулай ук банк документларын рәсмиләштерергә өйрәтү буенча эш алып барырга өндәде.

Моннан тыш, ул шәхси хуҗалыклар белән эшләрне активлаштырырга, аларны республика проектларына җәлеп итүне сорады.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/24/175808/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев