Татарстанда умарталарга чип урнаштыру буенча Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнәләр. Чиплау республика умарталыкларын паспортлаштырганнан соң киләсе адым булачак.
Бу хакта умартачылар форумында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов хәбәр итте.
Владимир Васильев
«Башкортстан тәҗрибәсен өйрәнәбез, анда һәр умартага махсус прибор — саный торган бирка куялар. Тик бу паспортлаштырылганнан соң булачак. Без моңа озакламый тотыначакбыз. Быел ук булыр дип уйлыйм», — дип сөйләде Латыйпов.
Татарстанда 3 меңгә якын умарталык паспортлаштыру узган. Хәзерге вакытта республикада 14,7 меңнән артык умарталык исәпләнә.
Нет комментариев