Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Татарстанда татар токымлы атларның нәсел сыйфатларын камилләштерергә җыеналар

Токым стандарты буенча сайлап алынган яшь терлекләрне чиплаштыралар һәм алга таба исәпкә алу китабына кертәләр.

Татарстанда татар токымлы атларның нәсел сыйфатларын камилләштерү планлаштырыла.

«Хәзерге вакытта безнең алда әлеге токым стандартларына туры килми торган атларны яраксызга чыгару, алынган үрчемнең сыйфатын бәяләү, исәпкә алу һәм теркәүне дөрес алып бару, вакытында чиплаштыру, Татарстанда үткәрелә торган ат-спорт чаралары өчен атлар әзерләү юлы белән токымның сыйфатын һәм чисталыгын яхшырту мәсьәләләре тора», — диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча 2022-2032 елларга татар токымлы атларның продуктив һәм нәсел сыйфатларын камилләштерү буенча селекция планын, шулай ук бияләр һәм айгырлар реестрын булдыру турында карарлар кабул ителде. Моннан тыш, токым стандарты буенча сайлап алынган яшь терлекләрне чиплаштыралар һәм алга таба исәпкә алу китабына кертәләр.

Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук «Ат көне» программасына татар токымлы атларда 40-60 км дистанцион һәм аерым ат чабышын кертергә булды. Моннан тыш, ел саен Казан ипподромында татар токымыннан булган атларның рингын үткәрү планлаштырыла.

https://tatar-inform.tatar

фото: редакция архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев