Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Тырыш хезмәт – уңыш китерә

Лениногорск районы аграр җитештерү комплексы профсоюз әгъзалары арасында быелгы җәйдә үлән чаптыргычта, мал азыгы әзерләү комбайннарында, пресс-җыйгычларда эшләүчеләр өчен ярыш игълан ителгән иде. Җәй көне район агропромышленносте профсоюз комитеты рәисе Алмаз Мәүлетов хуҗалыкларга чыгып, бу турыда аңлату эшләре алып барды. Кызу урак өсте узып, нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. Әлеге куанычлы...

Лениногорск районы аграр җитештерү комплексы профсоюз әгъзалары арасында быелгы җәйдә үлән чаптыргычта, мал азыгы әзерләү комбайннарында, пресс-җыйгычларда эшләүчеләр өчен ярыш игълан ителгән иде. Җәй көне район агропромышленносте профсоюз комитеты рәисе Алмаз Мәүлетов хуҗалыкларга чыгып, бу турыда аңлату эшләре алып барды. Кызу урак өсте узып, нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. Әлеге куанычлы нәтиҗәләрне Иске Иштирәк Мәдәният йортында узган семинар-киңәшмәнең икенче өлешендә хәбәр иттеләр.


Авыл кешесе көн-төн эшләгәнлектән, ял итәргә вакыты калмый. Ә инде санаторийга барып, сәламәтлеген ныгытып кайту турында уйламый да. Әнә шуларны истә тотып, агропромышленность комплексы профсоюзлары республика комитеты алдынгы терлекче һәм механизаторларны санаторийга юллама белән бүләкләде. "Бәкер" санаториенда Минҗәдит Зәйнетдинов ("Лениногорская"агрофирмасы" җәмгыяте), Наил Әскәров ("Сатурн-Урал"), Рәис Шакиров ("Маркс") кебек уңган-булган механизаторлар ял итәчәк. Ә "Ижминводы" шифаханәсендә Салихҗан Мөдәррисов ("Ялтау"агрофирмасы" җәмгыяте) кебек фидакарь терлекче сәламәтләнеп кайтты инде.

Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясе башкарма комитеты хуҗалыкларда эшләүче икътисадчы һәм бухгалтерларны, профсоюз буенча актив эш алып барганнары өчен, Мактау грамотасы белән бүләкләде. Әле алар башлангыч профсоюз оешмасы рәисе булып та тора. Әнә шундый бүләккә "Маркс" җәмгыятенең баш бухгалтеры - Мәрьям Әхмәдиева, "Ялтау"агрофирмасы"ннан Фәридә Хәбибрахманова, баш икътисадчы Гөлия Зәйнуллина ("Сатурн-Урал") һәм "Торос-Молоко" җәмгыятенең лаборатория начальнигы Сөмбел Низамова лаек булды.

Хуҗалыклардагы тырыш, тынгысыз механизаторлар да игътибардан читтә калмаган. Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан һәм авыл хуҗалыгында җитештерүне арттыруга лаеклы өлеш керткәне өчен, Илгизәр Газизов, Минәхтәм Ихсанов, Владимир Стаников (барысы да "Лениногорская"агрофирмасы"ннан), шулай ук "Маркс" җәмгыятеннән - Рафаэль Бәдриев белән Марсель Хәбибуллин, "Чулпан" җәмгыятеннән Фәүзәт Гыймадиев һәм Альберт Ханнанов, "Сатурн-Урал"дан - Тәбрис Мусин, "Ленин" җәмгыятеннән Роберт Игнатьев профсоюзларның республика комитеты тарафыннан Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев