Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Авылдан сөенеп кайттым

Күптән түгел туган авылым Куакбашка кайтырга булдым. Әти-әниләр күптән вафат, еш кайтып булмый, дөнья куабыз. Мин кайтып керүгә сеңелем: "Бик вакытлы кайттың әле, бүген клубта Әниләр көненә багышланган концерт була", - диде. Әй, мин әйтәм, концерт кына күргән бар. Тик шулай да барырга булдым, һәм барганыма үкенмәдем. Мәдәният йортына килеп...

Күптән түгел туган авылым Куакбашка кайтырга булдым. Әти-әниләр күптән вафат, еш кайтып булмый, дөнья куабыз. Мин кайтып керүгә сеңелем: "Бик вакытлы кайттың әле, бүген клубта Әниләр көненә багышланган концерт була", - диде. Әй, мин әйтәм, концерт кына күргән бар. Тик шулай да барырга булдым, һәм барганыма үкенмәдем.

Мәдәният йортына килеп керүгә шаккаттым: зал тулы халык, араларында - чәчәк бәйләмнәре күтәргәннәре дә шактый.
Концертны алып баручылар, сәхнәгә чыгып, залдагыларны бәйрәм белән котлаганнан соң, сүз авыл җирлеге башлыгы М.Шәрәповка бирелде.
Менә шуннан соң тамаша башланды. Сәхнә түренә элек заманнарда күп бала үстергән әниләрне чакырдылар. Аларны каршы алып, түрдән урын биреп, бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшыргач, балаларына, туганнарына да котлау өчен сүз бирелде. Бәйрәм булачагын алдан белеп, чит шәһәрләрдән дә кайтучылар күп иде. Чәчәк бәйләменә, мамык шәлләргә төренеп, төрле бүләкләргә күмелеп утыручы әниләр - шатлыклы күз яшьләрен яшерә алмады.
Нәрсә ул бәхет? дигән сорауга, җиде бала анасы Минҗиан апа Мөхәммәтҗанова: "Балалар исән-сау булып, аларның игелекләрен күреп, уңышларына шатланып яшәү - шуннан да зур бәхет бармыни дөньяда", - дип җавап бирде. Хәзерге чорда биш бала үстерүче әниләр дә читтә калмады. Аларга: "Сез ничек курыкмыйча биш бала табарга булдыгыз?" - дигән сорау бирелде. Башлангыч сыйныф укытучысы Фәридә Хәсәнова: "Ирем - терәгем Камилем исән-сау булганда, балаларым исән-сау булганда, тормыш мәшәкатьләре безне куркытмый. Йортта татулык булсын, авырлыкны җиңү юллары табыла ул", - дип җавап бирде.
Кичәдә яшь буынга әниләрнең олылыгын, аларга игътибарлы булырга кирәклеген, ана булу Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән зур бәхет икәнен сәхнәләштерелгән күренешләр, шигырь юллары, җырлар аша җиткерделәр.
Авылыбызның үзешчән сәнгатьтә катнашучылары - Айдар Кәримов, Айнур Мифтахов, Рафис Хәмзетдинов, Илгизә Кәримова һәм башкалар чын артистлардан бер дә кимен куймадылар. Аларның моңлы тавышы, дәртле җырлары һаман да яңгырый сыман. Авылда яшәп иҗат итүче шагыйрә Халидә Бегҗанова сүзләренә Айдар Кәримов көй язып, ул җырны Илгизә Кәримова башкаруында тыңлагач, мондый талантлар булганда авыл яши әле, киләчәге бар, диясе килә.
Сүземне тәмамлап, кичәне оештыручыларга, мәдәният хезмәткәрләренә эшегездә зур уңышлар юлдаш булсын, сез әниләрне кичәгә чакырып шатландырган кебек, балаларыгыз да сезне сөендерсен, дип әйтәсем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев