Бәгырь нурым
УКучыбыздан шигъри күчтәнәч
Бәгырь нурым!
Бәгырь түремнән өзелгән нурым!
Син нурым түгел, утым, ялкыным.
Яндырган да,көйдергән дә син,
Елаган чакта көлдергән дә – син!
Бар өметләрем сиңа багладым,
Бар бәхетләрне сиңа юрадым.
Арымас-талмас уйнар колыным,
Җырлы һәм моңлы нәни кошчыгым.
Очар күкләрең гел аяз булсын,
Ике канатың иңдә нык торсын,
Очкан чагында җиргә дә кара,
Анда әниең барын онытма.
Гүзәл Хәлфиева-Талипова
Айрат Газизов рәсеме
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев