Бәхете бар – ота
Күптән түгел март аенда газетка язылган әбүнәчеләр арасында яхшы сыйфатлы, 250 граммлы чәй уйнаткан идек. Бүләк әллә ни зур булмаса да, редакциягә 5 кеше шалтыратып, квитанция номерын хәбәр итте. Бәхет Шөгердә яшәүче Марат Купаевка елмайды. Аның бүләген алырга гаиләне караучы социаль хезмәткәр Гөлсинә Галимова килгән иде. Бүләкне тапшырдылармы, дип өенә...
Күптән түгел март аенда газетка язылган әбүнәчеләр арасында яхшы сыйфатлы, 250 граммлы чәй уйнаткан идек. Бүләк әллә ни зур булмаса да, редакциягә 5 кеше шалтыратып, квитанция номерын хәбәр итте. Бәхет Шөгердә яшәүче Марат Купаевка елмайды. Аның бүләген алырга гаиләне караучы социаль хезмәткәр Гөлсинә Галимова килгән иде.
Бүләкне тапшырдылармы, дип өенә шалтыраткач, телефонны әнисе Галия апа алды. Баксаң, малае II группа инвалид икән. "Заман сулышы"н әлеге гаилә 1994 елдан бирле алдыра булып чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев